Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бергәләп чәй эчтек

    30 градустан арткан эссе көн.

    Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов алдынгы комбайнчыларга республика хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатларын тапшырып йөри. Комбайнчылар да илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр бит.

    “Кишет” хуҗалыгы басуына җитәбез, комбайннар тузан туздырып ашлык суга. Шунда урман полосасы кырыенда самавыр кайнатып утыручы кеше күрдек. “Әнә безне чәй кайнатып каршылыйлар”, – дим, шаяртып. Хуҗалык җитәкчесе Илдус Сафиуллин да шунда: “Ренат абый шундый киң күңелле кеше ул”, – ди.

    Реклама

    Ренат Шәрәфетдинов  Әтнәдән икән, үз “КамАЗ”ы белән ашлык ташый. Үзе белән самавыр да алып йөри икән, комбайнчыларны төрле үләннәрдән кайнаткан чәй белән сыйлый. Без дә авыз иттек.

    – Мин 18 ел ерак юлларга йөрдем, – ди. – Анда самавырны калдырмадым. Юл буена туктыйм да, чәй кайнатам. Шулай бервакыт бер ак машина туктады. Аннан Туфан Миннуллин чыкты. Гаҗәпсенеп туктаган. Дәү помидорлар да алып килде, бергәләп чәй эчтек.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: