erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген ут бетүне күз алдына китереп карагыз әле...

Бер хуҗалык җитәкчесе: “Бер тракторчы кондиционер ватылды, мин эшли алмыйм”, – дип кырдан кайткан”, – дип сөйләгән иде.

Бер хезмәттәшебез элегрәк бер хуҗалыкта хисап җыелышыннан кайткач мәзәккә охшаган хәл турында сөйләде. Җыелыш ахырына якынлашып килә, район вәкиле сүз ала. “Менә килер шундый замана, – дип сөйли бу рухланып. – Басудагы тракторлар белән өйдән торып кына идарә итәрләр, һәркайда компьютерлар булыр...” Шулвакыт алгы рәттә йокымсырап утырган ир: “Ә ут бетсә?” – дип куя.

Район вәкиле моңа усал гына караш ташлый һәм дәвам итә: “Фермаларда да сыерларны саварга кеше кирәк булмас, кнопкага гына басасың да...”

Теге ир заты мәлҗерәп утырган җиреннән күзләрен ачып: “Ә ут бетсә?” – дип куя.

Район вәкиле бу юлы икеләтә ачулы караш ташлый, әмма түзә һәм тагын матур киләчәк турында сөйләвен дәвам итә. Теге иптәш кирәкле вакытта тагын уянып: “Ә ут бетсә?” – дип соңгы соравын бирергә өлгерә.

Бу юлы район вәкиленең дә  түземлеге бетә: “Менә, иптәшләр, шундый бәндәләр аркасында алга китә алмыйбыз да инде”, – дип, сорау бирүченең тетмәсен тетә.

Уйлап карасаң, әлеге сәрхүш бик урынлы сорау биргән икән дә бит, бүген ут бетүне күз алдына китереп карагыз әле...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кондиционерсыз эшли алмыйм, дигән тракторчыны да аңларга була, бүгенге куәтле тракторларның кабиналары чит ил машиналарыныкы кебек. Ак күлмәк киеп, галстук тагып рәхәтләнеп музыка тыңлап йөри аласың. Тик менә кондиционер кәҗәләнеп куйса гына эш харап. Хәер, тегенди-мондый төзексезлек килеп чыкса, сервис хезмәтеннән хәзер килеп җитәләр, акчаң гына булсын.

Бүгенге яшьләр әнә шундый уңайлы трактор, комбайннарга  да утырам дип ашкынып тормый, дип зарлана җитәкчеләр. Шуларны тыңлыйм да, озак еллар чылбырлы тракторларда эшләгән якташларым Исхак, Тимершәех, Гали, Рәкыйп абыйларны күз алдына китерәм. Алар кебек фидакарьләр колхоз саен иде бит. Көннәр буе (төнлә дә әле) күпме тавыш, тузан эчендә хезмәт иткән кешеләр. Тузан эченнән тешләре, күзләре генә ялтырап күренер иде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Рәкыйп абый Яруллин турында төнлә колхоз рәисе килеп туктатмыйча өенә кайтмый, дип сөйлиләр иде.

Кайвакыт мәзәк хәлләр дә булгалый иде. Кенәр якларында бер бик җай гына йөри торган шофер булган бит әле. Бервакыт моның машинасын трактор узып бара икән. “Фәлән абый, трактор уза ич инде!” – диләр моңа. “Узсын, ашыгыч эше бардыр”, – дигән бу тыныч кына.

Күрше авылның Исхак абый да (бик юньле кеше иде, урыны җәннәттә булсын) шулай ашыкмый гына йөртер иде тракторын. Әмма аңа да бер тапкыр тизлекне арттырырга туры килә.

Күрше колхозның тракторчысы, алҗып китеп, ял итеп алырга була. Күпмедер черем итеп алгач урман полосасының икенче ягында җир сөреп йөргән  тракторны күрә. Ничек инде моның өлешенә керергә җөрьәт иткән бу? Куып чыгарырга моны!

Җай гына җир сөреп йөргән Исхак абый танктай ыжгырып килгән тракторны вакытында күреп ала һәм беренче “атака”дан эскерт артына кереп котыла. Бәхеткә, ул елларда басуда эскертләр күп. Билгеле, тизлекне дә арттырырга туры килә. Аның осталыгы белән зур бәрелеш булмый кала, суканың арткы өлешенә генә бераз зыян килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X