erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әбине күмү ник мәшәкатьле булган?

Бу турыда да дәшми калып булмый...

Арча станциясендәге халык җыенында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне күтәрделәр. Уртача яшьләрдәге бер ир--ат болай сөйләде:

-- Арча станциясенә килеп яши башлаганга 15 ел. Үз гомеремдә беренче тапккыр шундый хәл белән очрашырга туры килде. Күршедә бер әби үлеп киткән иде. Аны тиешенчә соңгы юлга озатырга дип, мәчеткә төштек. Аның ишегендә йозак. Ишегалдыннан бер кечерәк кенә ир кеше килеп чыкты да, йөрмәгез, бүген бернәрсә дә юк, диде. Без бик аптырадык. Әбине озату шактый мәшәкатьле булды. Мәчет ачык торырга тиештер бит инде ул?!

Фикерләр төрле булды. Арадан берәү басып:

--Бездә 5-6 мулла бар, андый хәлнең булуы мөмкин түгел, -- дип әйтте.

Икенче берәү:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Мәчетне ачык тотсаң, талап китәләр бит аны, -- диде. --Сәдака тартмаларын да ватып ачалар...

Безгә Чувашстанның Шыгырдан авылында булырга туры килгән иде. 7 мәчетле зур авыл ул. Һәм мәчет ишекләре тәүлек буе ачык, дип әйттеләр. Хәтта узгынчыларга кунып та чыгарга урыннары да бар.

Бәлки безгә дә мәчет ишекләрен генә булса да ачып, халыкны тәрбияли башларга вакыттыр.

Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК дэрес эйтасез,ишеклар хэрвакыт ачык булырга тиеш бюджет

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X