Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Битлек кияргә, кулларны юарга!

    28 октябрьдә Арча районында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм таралуына контроль чараларын тормышка ашыру буенча район штабының чираттагы утырышы булды. Аны штаб җитәкчесе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

     

     

     

    – Районда хәлләр шактый җитди, әмма контрольдә, – диде район башлыгы. – Саклану чараларының үтәлешен ныклы контрольдә тотарга, аңларга теләмәгән кешеләргә тиешле чарасын да күрергә кирәк!

    Чыгыш ясаучылар башкарыла торган эшләр турында хисап тоттылар. Кибетләрдә, җәмәгать транспортында мобиль төркемнәр тикшерүләр үткәрә. Әмма кагыйдә бозучылар һаман да булып тора. Бер шәхси эшмәкәр башкалардан таләп итәсе урында, кибеттә үзе дә битлек киюне кирәк санамый икән. Аңа карата ике тапкыр беркетмә төзелгән инде. Хәзер эш кибетнең ябылуына кадәр барып җитәргә мөмкин.

    Хәзерге вакытта хастаханәнең 30 кешегә исәпләнгән махсус бүлегендә 36 кеше ята. Өйдә дәваланучылар да бар, алар табиблар контрольлегендә дәва ала. Быел сезонлы чирләр белән авыру коронавирус инфекциясе күтәрелеше белән бергә туры килде..

    – Битлек кию коронавирустан 90 процентка кадәр сак-лый дип әйтәләр, – диде район башлыгы. – Кулларны даими юарга, тиешле араны сакларга – үзегезне дә саклауның, башкаларга да куркыныч тудырмауның ышанычлы юллары шул.

    – Урамнарда ун кешедән артык катнашкан чараларда битлек кию мәҗбүри, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: