Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бәхет синең үзең белән йөри, син дөньяга килгән мизгелдән

      ...Ә бәхетне тоя белергә кирәк. Күңел күзе кирәк.

    Күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Арча җирлеге оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зарипов редакциягә махсус кереп дәшә: “Эшләнгәннәргә хисап тотабыз, керми калмагыз”. Очрашкан саен алардагы яшәү көче соклану тудыра.

    Әлеге оешма Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарына хезмәт күрсәтә. Эшләнгәннәргә хисап тоту җыелышларын алар төрлечә үткәрә. Бер елны кафеда чәй өстәле артында уңай һәм тискәре күренешләрне уртага салып сөйләштеләр. Бергәләп Казандагы “Ярдәм” мәчетенә сәяхәт иттеләр. Бу юлы Арча үзәк китапханәсенә җыелдылар. Сөйләшү түгәрәк өстәл артында барды. Казаннан республиканың Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, республиканың күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең махсус китапханәсе җитәкчесе Наил Сәфәргалиев һәм китапханәнең төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Әхәтҗанова кайтты.

    Арчадагы оешма сәркатибе Ләйсән Зарипова хисап докладында үткәрелгән чараларны, төрле бәйгеләрдә катнашуларын сөйләп бетерә алмады. Гаҗәпләнеп тыңлап утырдык. Балтачтан бөтенләй күрмәүче Раниль Гыйльфанов мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында кул көрәше буенча республикада җиңү яулаган. Арчадан Гөлнара Хөсәенова Брайл системасы буенча оештырылган эссе бәйгесендә призлы урын алган. Уңышларны саный китсәң – алар күп. Төрле спорт һәм мәдәни ярышларда, форумнарда, очрашуларда катнашып торалар.

    Ләйсән Зарипова Арча оешмасы рәисе Зөфәр Зариповның һәм аның ярдәмчеләре, оешма әгъзалары хезмәтен бәяләп: “Аллага шөкер, оешманы тотарга тырышабыз”, – диде. Бу сүзләрне әйткәндә күңеле тулып китте. Аларның хезмәте җиңелләрдән түгел...

    Күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрне ачыклап торалар. “Без 5 ел эчендә 23 кешене ачыклый алдык, – дип сөйләде Ләйсән Зарипова. – Шуның 18е безнең оешманың әгъзасы булды. Балтачтан Ранил Гыйльфанов, Арчадан Альберт Габдрахманов, Яңа Кенәрдән Нияз Шакиров күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне ачыклау һәм оешмага тарту буенча актив эшлиләр”. Оешмага керүнең үзенең өстен яклары бар. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үз проблемалары белән генә яшәвенә юл куярга ярамый. Алар берләшергә, сыйфатлы тормыш белән яшәргә, кыенлыкларны бергә җиңәргә тиешләр.

    Соңыннан Ләйсән Зариповадан: “Районда бөтенләй күрмәүчеләр күпме?” – дип сорадым. “Махсус санап чыктым: безнең оешмада 21 кеше”, – диде ул. Казаннан кайткан кунаклар: “Арча оешмасы әйбәт эшли”, – дигән бәяне бирделәр. Уңай күренешләр белән бергә үзләрен борчыган сорауларны да күтәрделәр. Арча үзәгенә тавышлы светофорлар кирәк. Бу турыда хисап җыелышларында әйтми калмыйлар.

    ...Арчада яшәүче Гөлнара Хөсәеновага шалтыратам. Шунда ук трубканы Гөлнара үзе алды. “Менә әле фортепьянода уйнап утыра идем, – диде ул. –  Яратам классикларны. Китап укырга яратам. Күрмим, әмма аудио ярдәмендә укыйм. Компьютер, телефонда утырам. Йогалатес белән шөгыльләнәм. Өй эшләре дә җитәрлек...”

    Реклама

    Арчадан бөтенләй дә күрмәүче Булат Казанда юрист булып эшли. Еш кына кешеләр: “Нәрсә соң ул бәхет?” – дип сорыйлар. Бу сорауга шигырь юллары белән җавап бирәсе килә:

    Бәхет синең үзең белән йөри,

    Син дөньяга килгән мизгелдән (Г. Гыйниятуллина).

         ...Ә бәхетне тоя белергә кирәк. Күңел күзе кирәк.

     

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: