Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүләккә завод үзе килә

    Зурлаганнары өчен рәхмәт!

    “Ростсельмаш” заводында эшләнгән комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары безнең район кырларында уңышлы эшли. Бер елны завод вәкилләре үзләрендә җитештерелгән “Акрос” комбайнында иң күп ашлык суктырган безнең район комбайнчысына Казанда үткән “Уңыш бәйрәме”ндә “Жигули” машинасы ачкычларын тапшырдылар.

    Быел менә завод безнең районга тагын бер бүләк әзерләде. Шушы көннәрдә Үрнәктәге көллияткә бер кабинетны җиһазлап  тапшыру тантанасы булды. “Җиһазлары гына да 250 мең сумлык, – ди директор Зөлфәт Дәүләтбаев. – Зурлаганнары өчен рәхмәт!”

    Реклама

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та рәхмәт сүзләре җиткерде.

    Завод вәкилләре көллият укучыларын экскурсиягә чакырдылар, алар үзләрендә эшләнгән техниканы өйрәтү өчен бушка укытучылар әзерләргә дә риза.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: