erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел унберенче сыйныф укучылары бары тик ике фәннән имтихан тапшырачак

Быел унберенче сыйныф укучылары бары тик ике фәннән имтихан тапшырачак, аларга ул Россия югары уку йортларына керү өчен кирәк. Бу хакта Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Россия 24» телеканалы эфирында хәбәр итте.

«Россия югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә ниятләгән 11нче сыйныф укучыларына укырга керү өчен имтиханнар сайларга һәм тиешле БДИ тапшырырга кирәк булачак. Ике имтихан булачак. Мәктәпне тәмамлаучы кайсы университетка, нинди факультетка керүенә карап сайларга тиеш», — диде Глушко.

Аның сүзләренчә, БДИ ил буенча бердәм расписание белән үткәреләчәк. Ул инде әзерләнгән, әмма әлегә тикшерелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген без берничә әйберне төгәл әйтә алабыз. Беренчедән, 8 июньдә без имтиханны үткәрә алмыйбыз, шунлыктан ул бераз соңрак булачак. Без хәзер төбәкләрдә мәгълүмат җыю, мониторинг алып барабыз. Һәм якын көннәрдә төгәл срокларны әйтәчәкбез. Июнь аенда булыр дип өметләнәбез, әмма бу коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле булачак», — дип искәртте мәгариф министры урынбасары.

https://tatar-inform.tatar/news/science/13-05-2020/byel-unberenche-syynyf-ukuchylary-bary-tik-ike-f-nn-n-imtihan-tapshyrachak-5742537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X