erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел җәй 100 меңгә якын бала Татарстанның балалар лагерьларында ял итәчәк

Бу айда 12 меңгә якын мәктәп укучысы республиканың балалар лагерьларына урнашты.

Бүгенге көнгә Татарстанда  79 лагерь 12 меңгә якын мәктәп укучысы өчен үзләренең ишекләрен ачты. Бу турыда ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьмин белән интервью вакытында әйтеп үтте.

“Бүгенге көнгә 79 лагерьда беренче смена эшли башлады, аларда 12 меңгә якын бала ял итә. Барысы без 119 җәйге лагерь базасы бар. Алар балаларны кабул итәргә әзер, бары тик сертификация узарга һәм бүгенге вәзгыятькә бәле рәвештә таләпләргә җавап бирү турында Роспотребнадзор рөхсәте алырга кирәк”, – диде ул.

Ул, эпидемиологик вәзгыять мөмкинлек биргән очракта, быел  җәй көне 100 меңгә якын бала ял итәчәк, дип белдерде.

“Татар-информ” агентлыгы Роспотребнадзорның башка төбәкләрдәге лагерьларга ял итәргә баруны тыюын хәбәр иткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов белән интервью бүген, 11 июль көнне, “События” сайтында басылачак. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/11-07-2020/poryadka-100-tys-detey-za-eto-leto-otdohnut-v-detskih-lageryah-tatarstana-5755608

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X