erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чират торабызмы? Торабыз...

Арчаның балалар консультациясенә барырга куркып тордык. Кеше күптер дип.

Балаларның бассейнда шөгыльләнү өчен медицина тикшерүе үтәсе бар. 27 августта киттек тәвәкәлләп.

Дөрестән дә, балалар консультациясендә кеше күп иде. "Соскоб"ка (бабасырга анализ) язу алып,  "соскоб" алу бүлмәсе янына килсәк - анда кеше! Хәтта чират алу өчен ахыргы кешене дә белеп булмады. Әмма чират тиз үтте. Рәхмәт анализ алучы шәфкать туташына - күпме баланы кабул итеп бетерергә кирәк!

Икенче көнне, ягьни бүген тагын балалар консультациясенә киттек. Бу юлы әзер анализ белән табибка кереп, бассейнга рөхсәт кәгазе алу иде исәп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәрвакыттагыча биредә кеше күп. Үзебезнең участок табибы юк булып чыкты. Икенче табибка талон яздылар. Ишек төбендә "әлегә табиб юк", диделәр. Аптырап, икенче табибка чират алдык. Һәр ишек янында чират. Балалар табибы Светлана Хәбировнага керү бәхетенә ирештек. Талонсыз да кабул итте. Рәхмәт, бик ачык кабул итте. Бассейнга юллама алып, сөенеп өйгә кайтып киттек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X