erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эш бирүче килешү төзүдән баш тартса, нишләргә?

РФ Хезмәт кодексының 67нче маддәсе белән эш бирүче һәм хезмәткәр арасында хезмәт килешүе төзү тәртибе билгеләнгән.

Хезмәт килешүе язмача рәвештә ике данәдә төзелә, яклар икесенә дә кул куя.

Төзелгән хезмәт килешүе нигезендә чыгарылган эш бирүче боерыгы белән эшкә алу рәсмиләштерелә. Боерыкның эчтәлеге төзелгән хезмәт килешүенә туры килергә тиеш.

Язмача рәсмиләштерелмәгән хезмәт килешүе, әгәр хезмәткәр эш бирүче яки аның моңа вәкаләтле вәкиле кушуы буенча эшкә керешсә, төзелгән булып санала.

Эш бирүче хезмәт килешүен язмача рәвештә хезмәткәр эшли башлаганнан соң өч көн эчендә төзергә бурычлы. Әгәр шәхси хезмәтне файдалану белән бәйле мөнәсәбәтләр гражданлык-хокукый килешүе нигезендә килеп туса, әмма соңыннан хезмәт мөнәсәбәтләре дип  танылса, әгәр суд башкача билгеләмәсә, бу мөнәсәбәтләр хезмәт мөнәсәбәтләре дип танылган көннән соң өч көн эчендә төзелергә тиеш.

Әгәр эш бирүче хезмәт килешүе төзүдән читләшсә, хезмәткәр хезмәт мөнәсәбәтләрен торгызуны сорап судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Язмача хезмәт килешүе  булмаганда хезмәт мөнәсәбәтләре барлыгын таныту өчен эшнең үзенең булуын, шулай ук аңа эш бирүче яки аның вәкаләтле вәкиле кушуын, аерым алганда: үзеңнең аерым белгечлек буенча, квалификация һәм вазыйфаны да күрсәтеп, эш башкаруыңны, эчке хезмәт кагыйдәләренә буйсынуны, хезмәт хакы алуны, кызыксындырулар, дисциплинар җәза, ял, больничный кәгазе булуын расларга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәткәр эшкә бәйле кирәкле документларны, мәсәлән, хезмәт хакы күләме, түләнгән иминият взнослары, оешмада эшләгән чор һ.б.ны эш бирүчегә язмача мөрәҗәгать итеп алырга хокуклы.

Эш бирүче сез мөрәҗәгать иткәннән соң өч көннән дә соңга калмыйча белешмә һәм документлар күчермәләрен, тиешенчә раслатып, рәсмиләштерергә бурычлы. Әгәр эш бирүче үз бурычларын үти икән, сездә әлеге оешмада эшләвегез турында дәлилләр барлыкка киләчәк.

Тиешле фактларны раслаучы аудио һәм видеоматериаллар да эшкә урнашуны раслаучы дәлилләр булып тора.

Динар Низамов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1класслы юрист

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X