Реклама
Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.
Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июнендәге 894 номерлы карары нигезендә, 2020 елда Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып бара торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктына үзгәрешләр кертелде. Яңа үзгәрешләр нигезендә, апрель ае өчен гариза бирергә өлгермәгән салым түләүчеләрнең субсидия алу хокукын куллану мөмкинлеге барлыкка килде.
Субсидия алу өчен гариза язарга кирәк. Шуңа күрә субсидия алучы 2020 елның апрель һәм май айлары өчен теркәлү урыны буенча 2020 елның 1 июленнән дә соңга калмый гариза язарга тиеш. Аны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.
Моның өчен юридик затның («Гаризалар тапшыру» бүлеге) яки шәхси эшмәкәрнең («Сервислар» бүлеге) шәхси кабинетына керергә кирәк. Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтында тутырырга була. Бу очракта аны почта аркылы җибәрү өчен бастырып алырга кирәк.
Бюджеттан субсидияне түбәндәге шартларга җавап биргән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр ала ала:
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз