Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фәрхәт Зыятов вафат

    Районыбызның зыялы шәхесе Фәрхәт Зыятов вафат булды.

    Фәрхәт Зыятов 40 елга якын Өчиле мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытты, туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Үзе дә телебезгә, әдәбиятыбызга гашыйк иде. Тукай иҗатын яхшы белде, аның шигырьләрен сәхнәләрдә яттан сөйләде. Бервакыт Арча делегациясе белән Бардага бардык. Фәрхәт абый да бар иде. Әле дә күз алдымда, юл буе шигырьләр сөйләп, көлдереп барды ул. Ул булган җирдә күңелсезләнергә урын калмый иде.

    Реклама

    Урының җәннәттә булсын, Фәрхәт абый.  

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: