erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гадел булу җиңел түгел 2

Секретарь кызарынып-бүртенеп чыкты, сикереп торып дәү йодрыклары белән өстәлгә китереп сукты да: “Мә, утыр да эшлә!” – дип кабинеттан чыгып китте. Мин: “Куйсалар эшләрмен!” – дип әйтеп калырга өлгердем.

 

– Үзең дә беттең, безне дә бетердең, – диде бер хезмәттәшебез ике кулы белән башын тотып.

– Беребезне дә атмаслар! Андый заманнар узган инде, – дидем боларны тынычландырырга тырышып.

Әмма атмый гына җәзалый торган заманда яшәвемне яхшы аңлый идем. Районда “репрессиягә” эләккәннәр читтә дә рәхәт тормышка өмет итә алмыйлар иде.

Мине эшкә беренче секретарь алды, эштән дә ул гына җибәрә ала. Икенче көнне җай туры китереп Харис Зиннәтуллович янына кердем. Ни булганын сөйләп бирдем, мин монда  эшне дәвам итә алмыйм, редакциягә кире кайтарыгыз, дидем.

Ул мине тыңлап бетергәч бер рәхәтләнеп көлде.

– Слушай, син юк нәрсә белән баш катырып йөрмә. Вакыты җиткәч мин сине кая куясын үзем әйтермен, эшләвеңне дәвам ит! – диде.

...Бер атна буе секретарь безне җыймады, чакыручы да, эш кушучы да юк. Давыл алдыннан була торган шомлы тынлыкта яшәдек.

Ялдан соң иртәдән бүлмәбезгә секретарь балкып килеп керде, һәрберебез белән җылы итеп күреште. “Егетләр, бернәрсә булмаган кебек эшлибез!” – диде.

Киеренкелек бераз йомшаса да, кайчандыр нәрсә дә булса булырга тиеш иде. Һәм көннәрдән беркөнне секретарь үземне генә дәшеп алды. Кабинетында үзебезнең мөдир һәм мәгариф бүлеге мөдире утыра.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйдә, Ильяс, түрдән уз, – диде секретарь елмаеп. – Менә егетләр сине Курса мәктәбенә директор итеп димлиләр. Колхоз рәисе дә шундый үтенеч белән кергән иде ( колхоз рәисе дә Ильяс исемле, аралашып торабыз, әмма аның миңа бу турыда бер сүз дә әйткәне булмады). Сиңа дигән буш йорт та бар, колхоз сыер бирәчәк.

– Мин дә бу тәкъдимгә кушылам, – диде РОНО мөдире.

Боларның әрсезлегенә бер мәлгә тын калдым. Дәшмәү ризалык билгесе, дип уйладылар ахрысы, йөзләрендә канәгатьлек билгесе.

– Сез монда барыгыз да мәктәптән качкан кешеләр, – дидем. Алар барысы да элеккеге укытучылар иде. – Директорга иң әйбәт кандидатуралар сезнең арада бит инде. Ә мин журналист!

– Бу турыда югарыда килешенгән, – диде секретарь.

– Кирәк булса ул үзе чакырыр, – дидем.

– Ярар егетләр, сез үзегез сөйләшеп бетерегез, мин киттем, – диде секретарь.

– Сез минем белән театр уйнап йөрмәгез! – дидем “егетләргә” үзебез генә калгач. – Сез үзегез турында кайгыртыгыз, монда озак тотмаслар сезне, – дип чыгып киттем.

Шуннан соң да дүрт ел эшләдем әле мин райкомда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X