erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Галимова: Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелү турындагы яңалык - ялган

Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелмәячәк. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Системалы эш алып барыла һәм бүгенге көндә бернинди чикләүләр кертү планлаштырылмый. Шәһәрләрне ябу турында фейклар рәвешендәге социаль челтәрләрдә тиражлана торган барлык яңалыклар да чынбарлыкка туры килми», — диде Галимова.

Барлык рәсми мәгълүмат Татарстанның оператив штабыннан гына трансляцияләнә. Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Көн саен Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлсә дә, 

барысы да штат режимында уза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Кичә районнарның бер өлеше мессенджерларда шәһәрләр ябылачак, керү һәм чыгу чикләнәчәк,  мәгълүмат хокук саклау органнарыннан телдән таратыла, дигән ялган хәбәрләргә оператив җавап бирде», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» түбәнкамалыларны чираттагы «коронавируслы» фейк белән куркытканнарын хәбәр иткән иде.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X