erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гүзәлем белән Салават ничек танышкан?

Артистлар арасында матур итеп яулык бәйләүне кертеп җибәргән Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар гаиләсендә бәйрәм. Алар агач туйларын бәйрәм итә – никахланышуларына 5 ел.

Аларга, ничек таныштыгыз, дигән сорауны бирү урынсыз. Чөнки алар икесе дә Азнакайныкы һәм икесе турында да сәхнәдә үскән дип әйтеп була. Аларны чын мәгънәсендә сәхнә таныштырган. Әле күптән түгел генә бу матур пар редакциябезнең кунагы булып, уй-фикерләре, иҗади планнары белән уртаклашкан иде. «Сөембикә»нең июль санында алар катнашында узган мастер-класс та басылып чыкты.



Танышуларына килгәндә, ул тарихны безгә Гүзәлем үзе сөйләде.

– Мин 3 класста укыганда, Салават сәхнәдә иде инде. Без аны Салават абый дип йөрттек, чөнки ул миннән 13 яшькә олырак.


Миңа 12-13 яшьләр булганда, Салават бер төркем артист белән кайтып, Азнакайның Боз Сараенда концерт куйды. Араларында яраткан җырчым Гүзәл Уразова да бар. Концерттан соң яраткан артистыма чәчәк бүләк итәргә дип, сәхнә артына кердем. Шунда барыбыз бергә фотога төштек. Ул фото миндә әле дә саклана.



Институтны тәмамлагач, мин Азнакайның мәдәният идарәсенә методист булып эшкә кайттым. Салават үзе дә бу вакытта Азнакайда иде. Ләкин без аның белән Азнакайда түгел, Әлмәттә күрештек. «Нефтьче» Мәдәният йортының сәхнә артында.



«Йөзегез бик таныш», – ди Салават. «Салават абый, мин дә Азнакайдан бит», – дим. Безнең дуслык әнә шулай башланды.

Аннары ул кабат Казанга китте, мине дә үзе белән чакырды. Бөтенләй үк Казанга күченмәсәм дә, ул оештырган чараларда чыгышлар ясый идем. Әни белән Салават кайчандыр бергә эшләгәннәр. Гаиләләребез дә таныш. Хәер, безнең төбәктә аларны, бигрәк тә әниләрен белмәгән кеше юк.

Әнә шулай башланган дуслыгыбыздан мәхәббәт кабынды. Салаватның тәкъдименә әти-әниләрем дә каршы килмәде. Абруйлы, төпле нәсел баласы, иманлы, итәгатьле булуы белән аларның күңелләрен күптән яулаган иде инде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://www.syuyumbike.ru/news/brendlar/gzlem-beln-salavat-nichek-tanyshkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X