erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Игезәкләр үстерде

Бер елны безнең Корайван малайлары өзек дугай дип йөртелгән болында (хәзер ул балык хуҗалыгының төп буасы астында) ат көтүе көтәләр иде.

 

Тау итәгендә җирне казып, түбәсен ябып ясаган ышыклана торган урыннары да бар. Яңгыр яуганда юешләнмисең дә, түбәндәрәк ашап йөргән атлар да күз алдында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер көнне бик көчле яшенле яңгыр яуды. Малайлар түбә астыннан гына карап ята, яшен сузылып төшеп бер бияне сугып та үтерә. Ярый әле тае читтәрәк кала. Бу хәбәрне ишеткәч бөтен авыл “ах” итте, бия-не, ятим калган сабыйны кызганды. Кайсыдыр: ”Әйдәгез, шундый ук тае булган биягә кушып карыйк”, – дип тәкъдимен әйтә.

Алланың рәхмәте белән бия икенче тайны да бер каршылыксыз кабул итте бит. Ике яклап имәләр әниләрен, ә ул борылып әле берсен, әле икенчесен ялый. Көтүдән кайтканда да берсе арттарак калса көтеп торыр иде. Үстерде, “кеше” итте ул балаларын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X