Реклама
Кеше һәм закон
Тәтеш авылында яшәүче кеше Арча районы прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Аны административ хокук бозуда гаепләп 5 мең сум штраф түләтмәкчеләр.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2020 елның июлендә суд приставлары хезмәтенә ЮХИДИ бүлекчәсеннән административ хокук бозу эше буенча районда яшәүче кешедән 5 мең сум штраф түләтү турында карар килә. Әмма суд пристав-башкаручысы башкару эшен ялгыш Тәтеш районында яшәүче шул ук фамилиядәге кешегә карата кузгата. Әлеге гражданинның туу датасы әлеге карарда күрсәтелгән кешенекенә туры килми.
Район прокуратурасы суд пристав-башкаручысының карарына ризасызлык белдерде.
Валерий Медведев, район прокуроры ярдәмчесе
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз