Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илназ Бах – тракторчы

    Кайбер хуҗалыкларда механизаторларга кытлык кичерәләр.

    Ә менә “Курса МТСы” ширкәтендә андый проблема юк. Мондагы шартларга кызыгып Татарстанның популяр җырчысы Илназ Бах та тракторга утырган. Артист булып кына тамак туйдырып булмый, дигәндер инде.  Үзе әйтмешли, өч малайны да үстерәсе бар бит әле...

    Әлеге юлларның шаяру икәнлеген аңлагансыздыр инде. Әмма  Илназ Бахның тракторга утыруы хак.

    Реклама

    Узган җомгада Урта Курса авыл җирлегенә Казаннан бер төркем кунаклар кайтып төште. Араларында танылган артистлар да бар.

     – Безнең җирлектә “Яңа ел тамашасы төшерәләр, – ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Бу көнне иртәдән кичкә кадәр  эшләделәр. 31 декабрьдә “ТНВ” каналыннан күрсәтеләчәк тапшыру бик кызыклы булачак. Анда үзебезнең җирлектә яшәүче авыл халкының тормышын, яшәешен күрә алачакбыз. Тамашаның икенче өлеше  9 декабрьдә төшереләчәк.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: