Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иммунолог коронавирустан вакцина кертүдә ашыкмаска өндәде

    Covid-19 коронавирусыннан вакцинаны күпләп кертү белән ашыгырга кирәкми, чөнки өстәмә эффектлар куркынычы шактый зур. Бу хакта Израиль иммунологы - Хадасс Ар а-Цофим хастаханәсенең бүлек башлыгы профессор Яков Беркун кисәтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

    Белгеч билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр прививка ясау һәм тикшерү өчен кирәкле вакытны җитди кыскартырга мөмкинлек биргән. Тик бу организм өчен мөмкин булган нәтиҗәләрне тикшерүне кире какмый.

    Реклама

    Мисал итеп Беркун Израильдә ротавирустан вакцинация ясау белән ун ел элек булган хәлне искә ала. Сынауның инде беренче һәм икенче фазасын узган прививка эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеген китереп чыгарырга сәләтле булган.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: