erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инвалид әнисен кыйнаган

2019 елның 28 августында полиция бүлегенә Арча шәһәрендәге бер йортта өлкән яшьтәге хатын-кызны үз улы кыйнавы турында хәбәр алына.

Әлеге гадәттән тыш вакыйганы тикшергәннән соң элек хөкем ителгән 39 яшьлек Владимир Ермаковка карата РФ Җинаять кодексының 115нче маддәсенең 2нче өлешенең “в” пунктында күздә тотылган (белә торып корал рәвешендә әйбер кулланып сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү) җинаять билгеләре буенча эш ачылды.

Август ахырында Ермаков белән әнисе яшәгән фатирда исерек ир гаебе белән низаг чыга. Әнисе утны сүндерүне сорый, Ермаков моңа җавап итеп әнисе таянып йөри торган агач таяк белән башына суга.

Нәтиҗәдә инвалид хатын-кызга тән яралары ясала.

Суд В.В.Ермаковны 1 елга иреген чикләүгә хөкем итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X