erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ипотека: кайда күпме?

Русиядә Узган ел ипотека буенча уртача ставка 9 процент тәшкил иткән.

Премьер-министр Михаил Мишустин фикеренчә, ставкаларны 8 проценттан түбәнгә төшерергә кирәк.

 

Ә калган илләрдә ипотека ставкасы күпме соң?

 

Япониядә менә ничә еллар инде кыска сроклы кредит ставкасы 0,1 процент тәшкил итә.

 

Германиядә 10 елга 1 процентлы ставка белән ипотека алып була. Әмма беренче взнос торак хакының 50 процентыннан ким булмаска тиеш. Ә айлык түләүләр хезмәт хакының 35 процентыннан артырга тиеш түгел. Шуңа карамастан, немец халкының 46 процентының гына үз йорты бар. 

 

Франциядә узган ел июньдә ипотека кредиты ставкалары уртача 1,23 процентка җиткән. Анда банклар арасында көндәшлек зур, шуңа кредиторлар клиентларны уңайлы тәкъдимнәр белән җәлеп итәргә тырышалар.

 

Швециядә ипотеканы 2,5-3 процент белән бирәләр. Шунысы кызык: 2016 елда гына аны түләү срогы 105 елга кадәр кыскарган. Ипотека озайлы вакытка бирелгәч, ай саен түләүләр күп түгел. Әмма еш кына мирасчылар бурычны каплау өчен өйләрне сата. 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нигериядә иң югары ставкаларның берсе – 30 процент. Бу илдә инфляция югары булуга бәйле.

 

Русиядә ипотека кредитлары эшли башлауга 20 ел тирәсе. Башланган вакытта елына 15 процентлы ставка да гадәти кебек күренә иде. Хәзер инде 9 процентына да буй җитми.

 

АКШта ипотека ставкасы – 2-3 процент, диләр. Ә 80нче елларда анда ул 10 проценттан күбрәк булган. Әмма бүген дә анда йортсызлар саны бихисап.

Шулай булгач, ставка төшү генә мәсьәләне хәл итәме соң? Нәтиҗәсен үзегез ясагыз.

Автор : Язгөл Сафина

Чыганак: spbhomes.ru

Фото: vistanews.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/uylanyrga-uryn-bar/Ipoteka-kayda-k-pme-138529/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X