Реклама
31 яшьлек хатын үз гаебен тулысынча таныган.
Татарстанда хәмер эчеп, еш кына укучы улын кыйнап торган хатын-кызга шартлы срок бирделәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Узган елның сентябрь аенда һәм быел февральдә исерек хәлдә 31 яшьлек хатын тугыз яшьлек улын даими рәвештә кыйный торган булган. Ул шулай ук ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган.
«Газаплау» һәм «Ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Сарман районы прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплаган.
Хатын үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа шартлы рәвештә 3 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгара. Шул ук вакытта сынау вакыты өч ел ярым дәвам итәчәк. Моннан тыш, хатын-кызны 5 мең сумга штрафка тартканнар.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-10-2020/tatarstanda-iserek-h-ld-ulyn-kyynagan-hatyn-kyzga-shartly-srok-birdel-r-5782214
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз