Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Караклар тәмам узынган

    Түбән Мәтәскәдәге крестьян-фермер хуҗалыгын бер айда ике тапкыр бас-каннар.

     

    Беренчесе 17 апрельдә.

    Тимер-томыр, трактор запчастьларын алып чыгып киткәннәр. Ошап киткән, күрәсең, 22 апрель көнне кабат кайтканнар. Бу юлы барлык инструментларны, эретеп ябыштыру аппаратын һәм башка әйберләрне алганнар. Барлыгы 100 мең сумнан артык зыян салганнар.

    – 24 апрельдә тагын шул якка юл алганнар. Бу юлы инде икенче хуҗалыкны басарга. Тик Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре яныннан җайлы гына үтеп китә алмаганнар. Каракларны бүлекнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә җинаять эшләү юлында тоткарлаган. Шикле күренгән “Газель” машинасын туктатканнар һәм эзенә үк басканнар,  – диде Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Каюмов.

    Караклар 10 кеше булган. Барысы да 18-19 яшьлекләр. Казаннан. Икесе инде хөкем ителгән булган, калганнары студентлар. Араларында безнең районнан да бер кеше бар. Анысы карап йөреп, кайда нәрсә урларга мөмкин булуын күрсәтеп торучы.

    – Караклар барысы да үз җинаятьләрен таныдылар, үкенүләре турында белдерделәр, – диде Рәис Каюмов. – Күрәсең, караклык белән беренче генә шөгыльләнүләре түгел. Казанда арендага алып бер склад тотканнар. Урланган әйберләрне шунда алып килеп, сүтеп, кисеп тимер-томырга тапшырганнар, я булмаса, ачыктан-ачык сатканнар. Алар читкә чыгып китмәскә дип кул куеп, әлегә иреккә җибәрелде. Китергән зыянны да түлиселәре бар бит. Каракларга карата җинаять эше кузгатылды. Нинди җәза бирәсен суд караячак.

    Нинди генә җәза булмасын, төрмәме, шартлы рәвештә җәза үтәүме, анысын суд хәл итә. Әмма алар үзләренә үзләре гомерлек җәза бирде инде. Мондый характеристика белән киләчәктә эшкә урнашуы да бик кыен булачак.

    Гөлсинә Зәкиева 

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: