erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайтыр Сөнгате

Без бу исемне балачактан ишетеп үстек. Ишетеп кенә түгел, әлеге исемнең иясе ара-тирә авылга үзе дә килеп чыга иде

 

Мәһабәт гәүдәле, Чапаевныкы кебек мыеклы, өстендә офицерлар плащы. Ул елларда күпләрнең хыялы булган фотоаппарат аскан. Элегрәк төшергән кешеләрнең рәсемнәрен дә алып килгән.

Авылда бу кеше белән булган бер вакыйга истә калган. Бер төркем малайлар аны аулаграк урында туктатып акча сорый башлаганнар. Карышып тормаган Сөнгать абый (әгәр теләсә ул аларны бер селтәнүдә елгага очыра да алган булыр иде), өч сумлыкны чыгарып биргән. Малай-шалай өчен ул елларда зур акча инде бу. Табышка шатланышкан малайлар Сөнгать абыйларының үзләрен фотога төшереп алуын сизми дә калганнар. Икенче көнне әлеге “геройларның” рәсемнәрен ясап алып килеп авылда тәрбия дәресе үткәрде.

Хәзер дә уйлап куям,  күпләр “башы киткәнгә” санаган Сөнгать абыебыз нинди оста психолог булган икән бит! Милициягә дә шалтыратмаган, әмма гомерлеккә җитәрлек сабак биргән! Мондый хәл бүген булса, әлеге малайлар тирәсендә нинди шау-шу кубар, аларны исәпкә куярлар, әле языла гына башлаган биографияләрен пычратып бетерерләр иде.

Урта Курса авылында туып-үскән Әхмәдуллин Сөнгатулла Әхмәдулла улы чыннан педагог булган икән. Ул сугышка кадәр Арча педагогия училищесында укыган, Иске Масрада балалар укыткан. Бу турыда миңа Сөнгать абыйның сеңлесе Миңлебикә апа сөйләде: “Масралар абыең бик әйбәт укытучы иде, кызганыч, аз гына укытып калды”, – дип әйткәләделәр. Сөнгать абыйны шуннан армиягә алалар”.

Миннебикә апага үзем шаһит булган вакыйга турында сөйләп алдым. Мин райкомда эшләгәндә КПСС өлкә комитетыннан килгән бер хат бик гаҗәпкә калдырган иде. “Безгә КПССның Әзәрбайҗан ССР беренче секретаре, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы Гейдар Алиев Баку шәһәрендәге хәрби заводны авариядән коткарып калганда контузия алган ТАССРның Арча районы Урта Курса авылында туган Әхмәдуллин Сөнгатулла Әхмәдулла улының пенсиясен арттыру мөмкинлеген карау-ны сорап мөрәҗәгать итте. Сездән шушы мәсьәләне өйрәнеп җавап бирүегезне сорыйбыз”.

– Абый күп җирләрдә булган. Аның башында чыннан да яра җөйләре бар иде. Ул аның сәбәбен безгә сөйләмәде. Соңрак барыбызны җыеп Ташкентка алып барганы хәтердә, – ди Миннебикә апа.

Сөнгать абый белән Бакуда булган хәлләр бүген дә сер булып кала. Аның анда кайчан булганлыгын да әйтү кыен.

– Сугыш елларында Сөнгать абый баш провод-ник булып эшелоннарны озатып йөрде, – дип сөйләде Миннебикә апа. – Бервакыт ул безне Арча станциясенә очрашуга чакырды. Эшелон тулы солдатлар иде. Поезд унбиш минут чамасы торды, абый безгә ипи талоннары биреп калдырды, бер кешегә 400 грамм ипи тия торган талоннар иде.

Сөнгать абый үзен сәламәт сизгәндә һәрвакыт кешеләргә  яхшылыклар гына эшләгән. Бервакыт эшелонны карап, тикшереп йөргәндә ул бер вагоннан елаган, дөбердәткән тавышлар ишетә. Ачтыра  вагонны, ә анда елап шешенеп беткән хатын-кызлар. Урман кисәргә дип җибәрелгән бичараларны каядыр урлап китмәкче булганнар.  Күбесе шушы Курса якларыннан, безне Сөнгать абый үлемнән алып калды, дип гомерләре буе рәхмәт укый алар. Бүгенге көндә дә исәннәре бар, диделәр.

Курсалар Сөнгать абыйларына бик рәхмәтле. “Ул безне ачлыктан коткарып калды”, – диләр. Состав белән узганда басуда эшләүче хатын-кызларга капчыгы белән ипи ташлап китә торган булган.

Миннебикә апага үземне күптәннән кызыксындырган сорау-ны бирдем: “Ни өчен “Кайтыр Сөнгате” дип йөрттеләр икән аны?”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең бабайлар сату белән читкә йөри торган булганнар, – диде ул. – Әби балаларга: “Бабагыз кайтыр, каткан бодай оннары алып кайтыр”, – дип әйтә торган булган, кайтыр сүзе шуннан ябышып калган.

 Сүз уңаеннан, Миннебикә апалар 16 бала булган, шуларның 11е малайлар.

Сөнгать абыйның 6 баласы булган. Айдар дигән малае “Звездный городок”та хезмәт иткән, офицер.

Миннебикә апа озак еллар тимер юлда эшләгән. “Тимер юлны икенче фронт дип атыйлар иде”, – ди ул.

Миннебикә апаның кызы Әнисә Казанда төзелештә, аннан соң кою цехында эшләгән. Ялга чыккач туган авылында ике катлы мәһабәт йорт, сарай салган, кош-корт асрый, эшсез торганы юк.

Совет заманында дефицит әйберләр күп иде. Бервакыт редактор Ренат Таҗиев чакырды.

– Урта Курсага Сөнгать абыең янына барып кара әле, ачыгайткыч (проявитель) белән ныгыткыч (закрепитель) бирмәсме икән!

Ул елларда фото белән шөгыльләнгән кешеләр әлеге препаратларның ни икәнлеген яхшы белә. Шулар сатуда бетеп торган вакыт. Ә алардан башка фоторәсем ясый алмыйсың.

Сөнгать абый белән күрешкәләгән бар иде. Ул мине якын кешесе итеп җилкәләрдән кагып каршы алды. Гозеремне әйтүгә мунчага алып керде. Бар байлыгы шунда икән. “Күпме кирәк?” – диде. “Күпме бирә аласыз, шуны бирегез”, – дидем. Менә шулай редакциягә дә ярдәм иткәне булды аның.

Яше барган саен Сөнгать абыйның сәламәтлеге бирешә баргандыр инде, контузия үзенекен иткәндер. Аны алып китүләре ешайды. Алып китәләр дә, бераз рәтләнгәч кайтарып җибәрәләр үзен. Бервакыт 15 тәүлеген тутырып милициядән чыгып килгәндә бүлек начальнигы очрый аңа. “Здравие желаю товарищ начальник!” – дип погонын йолкып ала бу моның. Яңадан ябып куялар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X