Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Казан укытучысы лотереяга миллион сум откан

    Татарстан башкаласы укытучысы Любовь Никитина «Русское лото» тиражында миллион сум откан.

    «Хатын-кыз 02.02.2020 — «отышлы» дата дип уйлаган. Шуңа күрә ул отыш трансляциясе узган көнгә берничә лотерея билеты сатып алырга булган. Сатып алу алдыннан баю турында теләк теләгән», дип лотерея супермаркеты хәбәр итә.

    Җиңүче сүзләренчә, ул үз бәхетенә ышана алмаган, ә нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң беренче эш итеп балаларына һәм иренә шалтыраткан. «Барысы да шаяртам дип уйлады», — диде Любовь Никитина.

    Реклама

    Казанда яшәүче миллион откан хатын-кыз акчаны иренә яңа автомобиль сатып алуга тотачак.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: