Реклама
Синоптиклар республикада яшен һәм көчле яңгыр турында кисәтә.
Иртәгә, 20 июльдә, Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан территориясендә яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге 20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Ә 21 июльдә һава температурасы көндез +24, төнлә +16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз