erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

КФУ профессоры: Апрель аенда явым-төшем су ташулары китереп чыгарырга мөмкин

Апрельнең беренче өч көнендә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше явачак

Татарстан башкаласына Атлантикадан циклон апрель аенда җылы һәм яңгыр алып килде. Мондый һава шартлары язгы ташу барышына йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. 

«Айның беренче өч көнендә Казанда айлык норманың өчтән береннән артык явым-төшем булачак. Апрель аенда явым-төшем нормасы зур түгел һәм 30 мм тәшкил итә. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча,  якын көннәрдә шактый явым-төшем көтелә, 12 мм тирәсенә җитәчәк. Көндезге һәм төнге югары уңай температура кар эрүне тизләтәчәк. Болар барысы да язгы ташуга бик тә ярдәм итә. Минемчә, быел язын хәлләр шактый интенсив булачак», - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казанда алдагы биш көндә температура нормадан өч-дүрт градуска югарырак була. Декада өч градуска җылы булачак. Спикер апрель башында яңгырлар кар җебүне тизләтәчәген һәм бу зур ташу китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген искәртте. Апрель аенда һава торышы турында тулырак мәгълүматны sntat.ru сайтында укыгыз.  

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-04-2021/kfu-professory-aprel-aenda-yavym-t-shem-su-tashulary-kiterep-chygaryrga-m-mkin-5816792

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X