erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык санын алу күчерелде

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә планлаштырылган иде. РФ Хөкүмәте карары белән ул 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр үтәчәк.

 

Хәзерге вакытта халык санын алуга актив әзерлек бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халык санын алу битләрен РФ Дәүләт хезмәтләре  порталында үзең тутырырга яки күпфункцияле дәүләт хезмәтләре күрсәтү үзәкләрендә сан алуны узарга мөмкин. Һәр катнашучы раслау рәвешендә санлы һәм QR-код алачак. Өйгә сан алучы килгәндә шушы кодны күрсәтү җитә. Шулай ук стационар участоклар эшләячәк, анда да сан алуны узарга мөмкин. Һәр  очракта сан алу битләре тулысынча аноним булачак. Аларда шәхси мәгълүмат булмаячак. Сан алу битләренә сез әйткән җавапларны язачаклар. Бернинди раслаучы  документлар кирәкми. Ә сан алу битләре сан алу йомгаклары игълан ителгәннән соң юкка чыгарылачак.

Безгә бу турыда Арча муниципаль районында халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкил Алсу Гаптрахманова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X