erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хөрмәтле Арча районы халкы!

Көз - язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорга җир кишәрлекләрен әзерләү вакыты.

Инде хәзер үк милекчеләргә, арендаторларга, җирдән файдаланучыларга, шулай ук җир кишәрлекләренә ия булган һәм алардан файдаланырга вәкаләтле затларга участокларны коры үсемлектән чистартырга һәм коры үләнне чабарга кирәк. Чүп-чарны муниципалитет билгеләгән урыннарга гына жыярга кирәк. Гомуми файдаланудагы шәһәр һәм авыл җирлекләре, шәһәр һәм муниципаль районнар территорияләрендә, торак йортлар, бакча йортлары, гомуми файдаланудагы мөлкәткә караган күчемсез милек объектлары, шулай ук урманнарда, урман-парк зоналарында һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шул исәптән күрсәтелгән территория чикләреннән тыш бакчачылык һәм яшелчәчелек территорияләрендә янучы калдыклар ташлау һәм җыю тыела. Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгынга каршы минерализацияләнгән полосаларны булдырырга яисә яңартырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу янгын килеп чыгуга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартуга китерергә мөмкин. Нәтиҗәләрнең авырлыгына бәйле рәвештә, җинаять эзәрлекләве дә янарга мөмкин.
Янгын чыккан очракта һәр граждан түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
1. Бинадагы кешеләргә һәм янгын сагына янгын турында хәбәр итәргә :01, 8(843)66 3-35-91, 101, 112 телефоннары аша, Яңа Кенәр 8(843)66 3-91-01, Үрнәк 8(843)66-51-3-61, Сеҗе 8(843)66 - 51-2-01 телефоннары аша хәбәр итәргә.
2. Кешеләрне һәм хайваннарны янган бинадан эвакуацияләү буенча чаралар күрергә.
3. Үз-үзен куркыныч астына куймыйча, янгынны сүндерү буенча көченнән килгәнчә чаралар күрергә.
4. Янгын бүлекчәләрен каршыларга, аларга янгын чыгу юлларын күрсәтергә,кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек куркынычын ачыкларга кирәк.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге инспекторы Исмагилов И.И.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X