erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр

Малай авыр җәрәхәтләр алган. Тикшерү фаразы буенча, фирма хуҗасы җиһазны куркынычсыз итеп урнаштырмаган.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, Ижевскида яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз Чаллы кибетләренең берсендә җиһаз сату өчен арендага мәйдан алган. Дүрт кешедән торган гаилә карават сатып алу өчен шул кибеткә килгән.

Әти-әнисе һәм олы кызлары җиһаз сайлаганда, биш яшьлек малай демонстрация өчен куелган ике ишекле шкаф янына килгән. Тиешенчә беркетелмәгән шкаф бала өстенә ауган. Малай авыр җәрәхәтләр алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү төгәлләнгән: тикшерү фирма хуҗасы җиһазны куркынычсыз итеп урнаштырмаган дип саный.

Тикшерүчеләр дәлилләрне шактый җыйган. Гаепләү карары белән расланган җинаять эшен судка җибәргәннәр.  

https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-10-2020/challyda-kibett-sabyy-sten-shkaf-augan-i-az-firmasy-hu-asyn-h-kem-it-ch-kl-r-5780561

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X