Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күлләрдә балык үскән елларда

    11 июльдә кайлардадыр Балыкчы көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне районда да зурлап бәйрәм иткән еллар бар иде.

    Узган гасырның 60нчы еллары урталарында районда балык күлләре төзиләр икән, дигән хәбәрләр таралды. Озакламый моның беренче билгеләре дә күренә башлады. Кесмәс, Казансу елгалары буйларында куәтле техника пәйда булды. Тугайларда матур булып үсеп утырган өянке, усак, каеннарга көн бетте. Аларны кисеп тә мәшәкатьләнмәделәр, төпләренә шартлаткыч тыгып куялар да, төбе-тамыры белән куптарылып очкан агачларны тракторга тагып якын-тирә авылларга илтеп саталар.

    Төбәк-Чокырча, Күпербашның атаклы кындырак болыннарын бозып буалар ясадылар. Сарай-Чокырча ягындагы төп буага су тутыруга, ул диңгезгә ошап калды. Безнең авылның иң өлкән кешесе (ул 96 яшькә кадәр яшәде) Вафа бабайны шул суны күрсәтергә алып төшәләр. “Ахырзаман җиткәндә Туфан калка, дип әйтәләр”, – дип елап җибәрә ул.

    Мин үземнең күп һөнәрләргә ия булуым турында язгалап киләм. Районның беренче балыкчыларының берсе дә әле мин.

    Урта мәктәпне тәмамлаган ел иде. Безнең авылның ир-егетләре балык хуҗалыгына эшкә урнашкаладылар. Мин дә барып карарга булдым. Директор Осин Валентин Иванович иде. Беренче күрүдә үк әйбәт тәэсир калдырды. Бик пөхтә киенгән, чибәр, ачык чырайлы кеше. Тиз аралашып киттек, буа эшчесе итеп рәсмиләштерделәр, акчасы да ярыйсы гына. Өстәп катнаш азык, балык та бирәләр.

    Шул елны буаларга беренче тапкыр балык җибәрделәр. Аңа кадәр әзерлек эшләре барды. Валентин Иванович белән Кенәбаш урманына таяклар әзерләргә бардык. Болары күлләрдә балык ашату урыннарын билгеләү өчен кирәк икән. Директор балта тотып үзе дә эшләп йөрде.

    Болыннар бозылганга рәнҗеп йөргән халык, балыгын ашый башлагач, бу турыда онытты тагын. Төп буага гына да 2 миллион маймыч җибәрделәр. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр бар да балыкчыга әйләнде. Кармак белән дә, кул белән дә, сөзеп тә тоталар балыкны. “Егетләр, бүгеннән барыбыз да буаларны сакларга чыгабыз. График төзедек”, – диде директор.

    Буалар күп, көндез икешәр, төнлә өчәр кеше        саклый. Сакчылар да шундый ук кешеләр инде, аларның үзләрен дә сакларга туры килә.

    Бер көнне Валентин Иванович дәшеп алды. “Узган төндә буаларда рейд үткәрдек, сезнең күрше авылның фәлән (каравылчы) браконьерлык белән шөгыльләнә дигән хәбәрләр алгалаган идек. Төркемнәре белән эләктеләр. Эшкә кергәндә ничек сайраган иде бит. Имеш, ул сугыш вакытында жандарм булган, хыянәтчеләрне асып йөргән. Монда да тимердәй тәртип булыр, берәү дә якын килә алмас, имеш. Менә сиңа жандарм! Яхшы белгән кешеләрне эшкә чакыра алмассыңмы?”

    Мәзәк хәлләр күп була иде. Суны киметеп балыкны сатуга тоткан вакыт. Елгада су азайгач, анда балык мыжлап тора, кул белән генә тотасы. Күрше авылның өч ир заты төнлә төшәләр су буена. Чишенеп керәләр суга, сеткагамы, капчыккамы тутыра болар балыкны. Шулвакыт су буена рейд бригадасы килеп төшә. Алданрак чыккан ике  “балыкчы” боларны сизеп таю ягын карый, өченчесе тал төбендә балык тутыра. Бераздан ул сетканы күтәреп яр өстенә чыга. Сөйләшкән тавышлар ишетеп: “Булды бу, егетләр!” – дип аваз сала. Моны ике кулыннан эләктереп машинага утыртып та куялар. 

    Реклама

    Балык хуҗалыгы төп буасы дамбасыннан узган саен: “Менә моны эшләп караганнар”, –  дип уйлап куям.

    Ярты гасырдан артык вакыт узса да, һич тә бирешергә теләми ул. Аны төзүчеләргә һәйкәл куярлык. Ни өчен икәнен алар үзләре дә белми инде. Ә мин беләм!

    1978 елның июль аенда узган көчле давыл вакытында мин Казанда укуда идем. Икенче көнне генә кайттым. Поезддан төшүгә күзгә ташланган күренеш  тәэсирләндерерлек иде. Тирә-якта ауган, сынган агачлар ята. Электр баганаларының да күбесе түнгән. Автобуслар йөрми, ул елларда шәхси машиналар юк әле. Юлларда хәрәкәт тә юк диярлек. Җәяүләп атларга туры килде, Корайванга иң якын юл – балык хуҗалыгының төп буасы дамбасы аша. Анда килеп җитәрәк эчкә шом керде – буа түгел, диңгез анда! Су дамба белән тип-тигез! Менә түгеләм, менә түгеләм дип тора.

    Курка-курка булса да кердем инде дамбага, аны узып тауга менгәч бераз хәл алып утырдым. Әгәр ерып китсә күпме хикмәт ясаячак иде бу көч! Ураган кинәт килгән, электр булмагач су җибәрү җайланмаларын да ача алмаганнар.

    Бер танышым җай чыкканда: “Идеясе әйбәт, тормышка ашыручылары гына шундый”, – дип әйтә торган иде. Дәүләт балык хуҗалыкларын күпләп төзеп халыкны арзанлы һәм шул ук вакытта организм өчен бик тә кирәкле матдәләргә бай балык ите белән тәэмин итү турында кайгырта. Өлкәнрәкләр һәр чәршәмбедә ашханәләрдә үткәрелә торган “Балык көне”н хәтерлидер әле. Бу көнне бары тик балыктан әзерләнгән ризыклар белән генә  сыйлыйлар. Тиеннәр генә торган мойва балыкларын халык тавык чебиләренә, үрдәк бәбкәләренә ашата иде (эче тулы уылдыклы бу балыклар искә  төшсә, авыздан сулар килә). Бүген инде кибеттәге “алтын” балыкларны сатып алу һәр гаиләнең көченнән дә килми...

    Мин үзем балык хуҗалыгының иң уңышлы эшләгән чоры Ринат Шиһабиев җитәкчелек иткән еллар иде, дип уйлыйм. Юл идарәсендә баш инженер булып эшләп йөргән җиреннән алып куйдылар аны. Төрле кеше җыелган коллективны  сафландырып, менә дигән итеп эшли ала торган көч туплады ул. Буаларда яз, җәй, көз буе эш кайнады, елына 1 мең тоннага кадәр балык үстерделәр, 600 тонна чамасы сатуга китә, калганын кышлатып чыгаралар иде. Районда орден, медаль кавалерлары булган балыкчылар барлыкка килде.

    Үзе дә тәртип яраткан, башкаларга да таләпчән директорга  “Рейган” дигән икенче исем дә таптылар. Халык шагыйрь бит ул, әдип бит ул. Ул елларда АКШ белән идарә иткән президент Рейган белән “адашлар”  булу үзе бер  дәрәҗә иде инде ул.

    ...Бервакыт Ринат Миңһаҗ  улы балык сатыла торган киоскка туктый. “Арча балыгы” дигән язуны күргәч, “Арчада мондый балык юк!” – ди. “Каян беләсез?” – ди кыз бала. “Мин үзем кайчандыр шунда эшләгән идем”, – ди бу. “Элек анда Рейган дигән директор эшләгән, –ди сатучы. – Вәйт ул эшләп тә күрсәткән, – диләр”...

    Әйе, эшләп күрсәтте ул чорда арчалар. Россиянең иң яхшы биш балык хуҗалыгы исемлегенә керә алар. Ринат Шиһабиевны Мәскәүдә министр кабинетына чиратсыз кертәләр. Арчада булдыклы кешеләргә кадер бетә башлагач министр Ростовка иң эре балык хуҗалыгына директор итеп чакыра. Әмма Арчаны ташлап китми, үз эшен нольдән башлап, бүген районның иң уңышлы эшмәкәре ул.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: