erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көмеш һәм бронза медальләр Арчага кайтты

Без “Арча” спорт комплексында таэквондо һәм хапкидо секциясендә шөгыльләнүче балаларның уңышларын ишетеп торабыз.

Әле менә яңа гына Казаннан көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар. 10-12 декабрь көннәрендә Казанда “Ак Барс” сараенда Бөтенроссия “Алтын очкын” дигән турнир узды. “Ярышка көчле спортчылар җыелган иде”, – дип сөйли тренер Газинур Борһанов. Татарстан, Чувашстан, Алтай өлкәсе, Дагстан, Ханты-Манси автоном округыннан, Хакасиядән, Санкт-Петербургтан һәм башка өлкәләрдән киләләр.  Әлеге ярышларда Арча спортчылары да катнаша. Таэквондо буенча Эмиль Самиев көмеш медаль яулый, Ралинә һәм Ралия Шәвәлиевалар бронза медальләренә ия булалар. Котлыйбыз! Уңышлар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X