Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирус: Арчада тагын яңа авыру очраклары бар.

    Арча районы буенча соңгы тәүлектә 2 кешенең вирусны йоктыруы билгеле.

    Безнең районнан кала Татарстан республикасында тагын 84 очрак расланган. Бу антирекорд! Аларның икесе генә читтән кертелгән, калганнары йоктыру сәбәпле булган. 

    Районнар буенча карасак, Яр Чаллыда - 11, Түбән Камада - 7, Сабада - 6, Питрәч, Яшел Үзән, Буа, Сарман, Биектауда - 2шәр, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Әгерҗе, Лениногроский, Әтнә, Апас, Балтачта 1әр очрак ачыкланган.

    Реклама

    Барлык периодка 145 кеше савыккан. Бүгенге тәүлектә  алар - 15.

    Үз-үзебезне саклыйк, авыру йоктырудан сакланыйк. Үзизоляция режимын бозмыйча өйдә утырый. Безнең сәламәтлек - безнең кулларда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: