erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус күрсәткечләре югары булган районнар арасында Арча районы да бар

Татарстанның 11 район-шәһәрендә коронавирус авыруы республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Бу Әтнә, Чүпрәле, Апас, Лаеш, Теләче, Питрәч, Биектау, Арча, Тукай районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләре.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгындаРоспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

Бер атна элек ул вазгыять начаррак булган 14 район булганын искәртте. Моңа кадәр исемлектә булган Буа, Бөгелмә, Саба районнары исемлектән төшеп калган.

Татарстанда коронавирус белән авыру күрсәткече 110 мең кешегә 117, 6ны тәшкил итә. Таралыш коэффициенты 0,8 процент. Узган тәүлектә 40 яңа очрак ачыкланган. Барлыгы Татарстанда 4390 очрак билгеле. 1161 кеше дәвалана, 3215 кеше терелгән, узган тәүлектә 52 кеше савыккан..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиблар күзәтүендә авырган кешеләр белән контактта булган 1364 кеше, обсерваторда чит илдән кайткан 82 кеше, чит илдән кайткан 296 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Любовь Авдонина Казан һәм Түбән Кама аэропортларында Россия шәһәрләреннән килгән 31 самолет тикшерелгәнен әйтте. Пассажирлар һәм экипаж әгъзаларын барысын кушып, 2593 кеше тикшерелгән. Йогышлы авыруларга шикле һәм югары температуралы кешеләр ачыкланмаган.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X