Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Коронавирустан үлүчеләр ни өчен арта?

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының артуы хастаханәләргә авыр хәлдәге пациентларны китерүләре белән бәйле. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Пациентларның бер өлешен, чыннан да, безгә авыр хәлдә китерделәр. Без ниндидер ачыктан-ачык күренеп торган тенденция бар дип әйтә алмыйбыз. Әмма, кызганыч ки, хәзер үлем очракларының артуын билгеләп үтәбез. Шул исәптән үпкәләрне ясалма җилләндерү аппаратына шактый күптәннән тоташтырылган пациентлар арасында да», - дип искәртте спикер.

Жаворонков ачыклык керткәнчә, чир шактый тиз үтеп китәргә мөмкин, әмма пациентның хәле шактый озак вакыт уңай якка үзгәрмәгән очраклар да бар. Кайвакыт кешенең организмы, дәвалауга да карамастан, авыруны җиңә алмый.

Реклама

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яңа төрдәге коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлүе хакында хәбәр иткән иде инде. 

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев