Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланган

    Пандемия башланганнан алып республикада 380 кеше ковид корбаны булган.

    Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланган. 1940, 1948,1962 елда туган өч хатын-кыз һәм 1941, 1954 елда туган ике ир-ат ковид корбаны булган.

    Үлем сәбәбен патологоанатомнар ачыклаган. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча штабта хәбәр иттеләр.

    15 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ковидтан 380 үлем очрагы теркәлгән.

    Реклама

    Искәртеп үтәбез, соңгы тәүлектә Татарстанда 47 кеше коронавирус йоктырган. Республикада 103 815 кеше вакцинация ясаткан.

     https://tatar-inform.tatar/news/incident/15-03-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-bish-lem-ochragy-raslangan-5812944

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: