erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр өчен җавапка тартылырга мөмкин булган дәүләт хезмәтендәге кешеләр исемлеге киңәйтелде

2021 елның 24 февралендәге 16 номерлы Федераль закон белән РФ Җинаять кодексының 201 һәм 285нче маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Шулай ук РФ Җинаять кодексының 201 (“Вәкаләтләрдән явызларча файдалану”) һәм 285нче (“Вазифа вәкаләтләреннән явызларча файдалану”) маддәләренең искәрмәләренә төзәтмәләр керде.

Аерым алганда, хезмәттәге кешеләргә власть вәкиле вазыйфаларын башкаручылар яисә дәүләт бюджеттан тыш фондларында, ачык-хокукый компанияләрдә, хуҗалык ширкәтләрендә, РФ, РФ субъекты яки муниципаль берәмлек турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган (алар контролендәге затлар аша) тавышларны 50 проценттан артыгы белән эш итүгә хокуклы яисә РФ, РФ субъекты яки муниципаль берәмлек башкарма органны билгеләргә (сайларга) хокуклы һәм (яки) РФ, РФ субъектлары яки муниципаль берәмлекләр шундый акционерлык җәмгыятьләре (“алтын акция”) белән идарә итүгә махсус хокук файдаланыла торган коллегиаль органда  оештыру, административ-хуҗалык функцияләрен тормышка ашыручы кешеләр кертелгән.

Федераль закон 2021 елның 7 мартында көченә керде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X