erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ковид белән авырыйсың, ә нәтиҗә тискәре килә. Ни өчен?

Бу күпләрне кызыксындырган сорау.

Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Авыруның 4-5 нче көнендә ПЦР-тест ясалса, Covid-19 табылу ихтималы кими. Шуңа күрә, кайвакыт пациентлар коронавирусның барлык симптомнары булса да, тискәре нәтиҗә ала.

«4-5 көннән соң борын-авыз куышлыгында вирусны табу ихтималы кими, ә респиратор симптомнар бу вакытта иң кызган вакытта булырга мөмкин. Әгәр бу срокларда тест үткәрсәң, тискәре нәтиҗә алырга мөмкин», — диде Роспотребнадзор белгече, профессор Наталья Пшеничная. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова вакциналаштырылган кешедән зарарлану куркынычы күпкә азрак, дип сөйләгән иде. Вакцинация узучылар вирусны башкаларга да йоктыра ала, әмма аларда вируслар һәм аларның бүленү вакыты прививкасызларга караганда күпкә азрак. 

Covid-19га каршы массакүләм прививка кампаниясе Россия төбәкләрендә бу елның 18 гыйнварында башланды. Хәзер төбәкләр, инфекция таралуны туктату өчен, вакцинация темпларын арттырырга тырышалар. Искәртеп узабыз, эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр чорны эшләми торган көннәр дип игълан итү турындагы указга 20 октябрьдә кул куйды Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-11-2021/rospotrebnadzor-covid-bel-n-avyruchylarga-kaychan-tisk-re-n-ti-le-test-kil-en-ytte-5842634

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    4-5 көн авырган кешеләрне башкача тикшереп буладыр бит. ПЦР-тест дөрес күрсәтми дип күп язды инде галимнәр, ә ул һаман төп чара булып тора

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X