Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күршеләрегездә кемнәр яши?

    Мин малай вакытта Казанга баргач: “Ник бу кешеләр бер-берсе белән исәнләшмиләр?” – дип гаҗәпләнгәнмен икән. Җизни бу турыда көлеп искә ала иде.

    – Күршеләрегездә кемнәр яши? – дип тә сораганмын. “Кем белә инде аларны...”, – дигән җавап ишеткәч тагын гаҗәпләнгәнмен.

    Без “Авылда кырык йортка кадәр күрше” дип яшәгән елларда үстек. Урамыбызда йортлар кырыкка тулмый иде, димәк, алар бар да күршеләр булган. Бу чынбарлыкта да шулай иде. Бәрәңге утыртканда, алганда, башка эшләрдә бер-береңә ярдәм итү гадәти хәл иде.

    Хрущев идарә иткән чорда “перспективасыз авыллар” дигән куркыныч сүз барлыкка килде. Аларга карата кара мөһер сугылган хөкем карары иде ул. Безнең “Курса” колхозына кергән алты авылның бишесе бетеп, Урта Курса авылы гына калырга тиеш иде. Тегеләрендә йорт салырга, башка төзелешләр алып барырга ярамый. Шул елларда безнең Корайваннан гына да ничә хуҗалык күчеп китте, әмма Арча, Казан якларына...

    Ире сугышта үлгән Фәхерниса апаның өе тузган, әзерләп куелган бүрәнәләр дә бар, сугыш килеп чыкмаган булса, хуҗа өйне яңарткан да булыр иде. Фәхерниса апаның өйне кузгатасы килә, әмма рөхсәт юк, моны “перспективалы авылга” күчсәң генә эшли аласың. Шушы авылда гомер иткән хатынның авылдашларыннан аерыласы, кырык йортка кадәр күрше булып яшәгән авылдашларының аны җибәрәсе килми.

    Шуннан нишләделәр дисезме? Авылның ир-атлары өмә ясап Фәхерниса апаның өен  бер төндә күтәреп, мичен чыгарып та куйдылар. Ә закон буенча мич чыккан өйне сүтәргә ярамый икән. Фәхерниса апа шунда гомер итеп бакыйлыкка күчте. Хәзер бу йорт буш, 1962 ел дип язылган язуы тора әле...

    Безнең әти сугымчы иде. Ул вакытта алар аз, кемнең бозавын кайчан суясын алдан килештереп куялар. Миннегали, Габдулла абыйларның әти белән мич каршында тәмәке көйрәтеп шул турыда тәмләп сөйләшеп утырулары әле дә күз алдында.

    Бозау сую – зур вакыйга. Ул көнне туган-тумачалар да кайта. Тәмле ашлар әзерләнә. Кичен күрше-күлән (ә алар бездә кырык йортка кадәр) кунакка җыела. Өстәлдә яңа пешкән бозау ите, кыздырылган бавыр, башны аз гына әйләндереп ала торган ачыган бал. Гармунчы уйный, матур җырлар агыла.

    Быел районыбызда авыллыгын саклап калган авылларның берсе – Аланда булырга туры килде. “Бездә бер кеше печән алып  кайтканын күрсә бөтен кеше сәнәк алып булышырга килә”, – дип сөйләүләрен ишетү бик күңелле булды. Аланда да йортлар кырыкка тулмый, бар да күршеләр кебек яшиләр.

    Күрше дигән сүзне гел уңай мәгънәдә генә күз алдына китерәсе килә. Чөнки туганың белән күрешми торып та була, ә менә күрше белән көн саен очрашасың, аннан качып булмый. Әмма башка мисаллар да бар.

    Бервакыт берәү күршесеннән зарланып яза. Минем күрше  тракторда эшли, аның күзе берәү генә, ул трактор йөртергә тиеш түгел, аның правасын алдырыгыз, ди. Бу фидакарь кешенең документын алдырырга түгел, аңа орден булмаса да, медаль бирергә кирәк бит инде. Ул да бит тракторга рәхәтлектән утырмаган, тормыш алып барасы, гаиләсен туйдырасы бар.

    Бер авылда берәүнең әтәче юкка чыга. Билгеле инде, аралар начар булган күршегә шик төшә. Көн дә талаша, кычкырыша болар, әтәчне син генә суеп ашадың дип, үзәгенә үтә бу. Яз көне капка төбендәге бүрәнәләрне сүткәндә көз югалган әтәч килеп чыга. Гафу үтенәсе, куллар биреп килешәсе генә дә бит. Юк, кышкы суыкларда суынып торган учак яңадан кабынып китә. Суд юлларында да шактый йөрделәр әле бу күршеләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: