Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кубокны кем алды? "Өч командада да туганнар уйнады"

    ​​​​​​​Узган ялларда Арча стадионында волейбол ярышлары узды. Алар  Сергей Рысаев истәлегенә багышланды.

    Узган ялларда Арча стадионында волейбол ярышлары узды. Алар  Сергей Рысаев истәлегенә багышланды.

    Сергей Рысаев Төбәк-Чокырчада авыл Советы рәисе булып эшләгән, шул ук вакытта Төбәк-Чокырча мәктәбендә физкультурадан укыткан. Ярышларга аның хатыны, балалары, якыннары да килгән иде.  “Арча КСМы”, Арча ветераннар, Айван яшьләре, янгын сүндерү бүлеге, Айван мәктәбендә эшләгән ветеран укытучылар командалары үзара көч сынашты.

    Сергей Рысаев нәкъ 13 ел элек 47 яшендә 21 август көнне каты авырудан соң вафат булган. Аның истәлегенә волейбол ярышлары үткәрелеп килгән. Тик... тукталып калган. Фәнис Абдуллин моны яңартырга булган. Бу хакта ул районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка җиткергән. Рафаэль Әдһәм улы күтәреп алган.

    – Мондый турнирны без беренче тапкыр 2008 елда үткәрдек, – диде Фәнис Абдуллин. – Мин Төбәк-Чокырча мәктәбендә Сергей Михайлович белән бергә ун ел эшләдем. Аның турында иң җылы сүзләр генә әйтәсем килә. Һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер иде. Нинди йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да каршы килмәде. Киңәшләрен бирде. Тик язмыш үзенчә хәл итте, ул арабыздан китеп барды. Аның истәлегенә волейбол буенча турнир беренче тапкыр Төбәк-Чокырча мәктәбендә үтте. Роберт Гарипов иганәче буларак ярдәм күрсәтте. Аннан миңа Казанга китеп барырга туры килде. Ярышлар оештыру ничектер барып чыкмады. Быел турнирны яңадан башлап җибәрергә уйладым. Рафаэль Муллагалиевка рәхмәт, ул кубоклар, медальләр алуда булышты. “Росгосстрах”,   “ГазСтройГарант” ширкәте, “Айракс” сәүдә йортлары, иганәче буларак ярдәм итте, алар биргән акчага бүләкләр алдык. Катнашкан командаларга да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Төбәк-Чокырча мәктәбен тәмамлап чыккан егетләр, Сергей Рысаев белән бергә эшләгән укытучылар да аерым команда булып турнирда ярышты. Киләчәктә турнирны ел да үткәрергә планлаштырабыз. 

    Без килгәндә уеннарның иң кызган чагы иде. Айван авылы яшьләре белән янгын сүндерү бүлеге командалары уйный. Кызыксынып күзәттек: кайсысы җиңәр? Янгын сүндерү бүлеге волейболчылары көчлерәк булып чыкты. Ә беренче урын һәм күчмә кубок өчен “Арча КСМы” һәм Арча ветераннары командалары көрәште. Ике команда да бик көчле. Без аларның уеннарын ярышларда күзәтеп киләбез. Әмма җиңү иң көчлегә бирелә. Бу юлы кубокны “Арча КСМ” командасы алды. Һәм бу да яңалык түгел. Чөнки алар беренче генә җиңү яуламыйлар. Икенче урында Арча ветераннары, өченче урында янгын сүндерү бүлеге командалары. Дүртенче урында Айван авылы яшьләре.

    Реклама

    Соңыннан җиңүчеләргә кубок, медальләр, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Сергей Рысаевның хатыны Гөлфия ханым турнирның башыннан ахырына кадәр шунда булды, бүләк тапшыру тантанасында да катнашты, вакыт табып, Сергей Михайловичны ихтирам итеп килгәннәре өчен спортчыларга рәхмәтен белдерде.

    – Сергей институтны тәмамлау белән Төбәк-Чокырча мәктәбенә укытырга кайтты. Яңа мәктәп төзелешенә бик күп өлеш кертте. Абдулла абый Шәйхиев белән бергә. Бүген монда бергә хезмәт иткән дуслары, туганнары, мәктәп коллективы да бар. Сергей Михайлович кул астында эшләп киткән укытучы Фәнис Абдуллин инициативасы белән оештырылды бу турнир. Өченче тапкыр үткәрелә. Әлегә кадәр кубок башка командада иде. Безнекеләр кубокны үзебезгә кайтарырга дип тырыштылар да... тик булмады, “Арча КСМы” командасы көчлерәк булып чыкты. Сергей белән бергә хезмәт иткән республика дәрәҗәсендә судья Хәлит Халиков хөкем итте. Шунысы сөенечле, бу турнирда катнашкан өч командада безнең туганнар уйнады. Айваннар элек-электән волейбол буенча көчле булды. Киләчәктә шушы данны кайтарырга иде.

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: