erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кукмарада тагын биш кешене тоткарлаганнар

Тоткарланучыларның барысы да террорлык акты ясарга маташуда шикләнелә.

Кукмарада җинаять кылган үсмернең үги әтисе белән бергә тагын биш кешене тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га тикшерү өлкәсенә якын булган үз чыганагы сөйләде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, тоткарланучыларның бер өлеше 1999 елда газүткәргеч шартлатуда катнашучылар булган, шуның өчен Марат Җамалиев 14 елга хөкем ителгән.

Барлык тоткарланучылар террорчылык актына һәм терактка омтылуда шикләнелә, дип хәбәр ителә.

 

Элегрәк «Татар-информ» Кукмарада 16 яшьлек үсмернең полиция бүлегенә ут төртергә маташуын, полицейскийларга һөҗүм иткән вакытта үтерелгәнлеген хәбәр иткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хәлдән соң үсмернең үги әтисе Марат Җамалиев тоткарланган, ә соңыннан кулга алынган. Ир-ат элек газүткәргечне шартлаткан өчен хөкем ителгән булган. Җинаятьче үсмернең үги әтисе белән бергә элек газүткәргечне шартлату турындагы эш буенча узган һәм соңгы вакытта Җамалиев кафесында эшләгән тагын бер ир-атны тоткарлаганнар.  

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X