erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кура җиләгеннән как коябыз

Кура җиләге пешеп, кайбер алмаларның өлгергән чагы җитте. Әгәр дә бакчагызда иртә өлгерә торган алмагач булмаса, алманы кибеттән алсагыз да була.

Бу тәмле һәм файдалы какны әзерләр өчен 2 килограмм алма, 500 грамм кура җиләге, 300 грамм шикәр комы (алмагыз баллы булса, шикәрне 150-200 грамм алсагыз да була), 1,5 чәй калагы белән корица кирәк булачак.

Кура җиләген тазартырга һәм блендер аша үткәрергә. Аннан соң вак иләк аша үткәрергә (төшләре калсын өчен).
Яхшылап юылган алманың үзәген алырга, артык юка итмичә турарга һәм шикәр комы кушарга. Туралган алманы калын төпле кәстрүлгә салырга һәм пешерергә куярга кирәк. Даими болгатып торып, 15-20 минут пешерергә.

Алма янына кура җиләге пюресын һәм корицаны кушып бутарга һәм янә 15-20 минут пешерергә. Әзер массаны пюре хәленә килгәнче төйгеч белән төяргә. Яңадан 15-20 минутка утка куеп алырга кирәк (даими рәвештә бутап торырга онытмагыз!).

Пергамент кәгазь өстенә үсемлек мае сөртеп, әзер пюрены юка гына итеп җәяргә һәм үзегез күнеккән ысул белән киптерергә куярга була (махсус киптергечтә, яки духовка мичендә).

Фото: 7dach.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kura-il-genn-n-kak-koyabiz-366598/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X