Күрше күршедән көнләшә, акча-байлык дип, туган белән туган аралашмый
Мөхтәсиб сүзе
Җомга намазы – һәрберебез өчен дә фарыз гамәл.
Аның үтәлешендә дә билгеле шартлары һәм тәртибе бар. Әгәр дә җәмәгать җыелмаса, ул гамәл үтәлмәс һәм дөрес булмас.
Ислам динендә һәрберебез дә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең әмерен үтәүнең тиешлеген аңлыйбыз. Ә шул гамәл башкарылсын өчен җәмәгать кирәк. Шушы урында Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә безгә динебездә, тормышта җәмәгатьнең никадәр мөһим икәнлеген күрсәтә. Җомга намазы асылда берләшү, бердәм, җәмәгатьле булу, дигәнне аңлата. Кешеләр бу көнне бер фикергә килеп, бер-берсенә хөрмәтле булып, Аллаһының әмерен үтәргә ниятләп берләшә. Хәер, Ислам динен үзен дә җәмәгатьсез күз алдына китереп тә булмый.
Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә мөселман җәмгыятен “өммәт” дигән күркәм сүз белән тасвирлый. Мөселман кешесе дөньяның кайсы гына почмагында, җирлегендә, нинди генә вәзгыятьтә яшәмәсен, асылда барлык мөселманнар да бердәм.
Мөселман кешесе үз үрнәгендә башкаларга да мисал булып тора бит. “Начар гамәлләрдән тыясыз”, дигәндә, телең, холкың, гамәлләрең белән начарлык кылмауда үрнәк булып тору күздә тотыла. Мөселман бәндәсе Аллаһы Тәгаләгә ышанучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә безне бик күп дәресләргә өйрәтә. Беренчедән, без җәмәгать буларак бердәм булырга тиеш. Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең шәриф-хәдисләре аша да безне моңа өйрәтә: “Һәр мөселман икенче бер мөселманга кардәш. Шуңа алар бер-берсенә җәбер-золым кылырга тиеш түгел. Ярдәмгә мохтаҗ кардәшенә ярдәм иткән кешегә Аллаһы Тәгалә аның мохтаҗлыгында Үзе ярдәм итәр”.
Адәм баласы бу тормышта шатлыкта да, кайгыда да, беренче чиратта, туганына барып сыена. Үзара нинди генә низаг чыкмасын, син үзеңнең күңелеңдә аңа карата ярату, хөрмәт тоясың. Син яшәүнең матурлыгын аннан башка күрмисең кебек Һәм нинди генә мәшәкать булмасын, без үзебез дә ярдәм кулыбызны иң әүвәл туганыбызга сузабыз. Шулай булгач, бер мөселман икенче мөселманга карата да шундый булырга тиеш. Үз туганың өчен ничек борчыласың, кайгырасың, шатланасың икән, күңелеңдә һәр мөселман кардәшеңә карата да шундый хисләр яшәргә тиеш.
Беләбез, бу җирдә кешеләрнең яшәү рәвеше, мөмкинлекләре төрле дәрәҗәдә. Кемдер тиз арада мәһабәт йорт салып, кыйммәтле машина алып, зур дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин. Ни кызганыч, шундый чакта аның якын кардәшенең күңелендә хөсетлек уяна ала. Күрше күршедән көнләшкән, акча-байлык дип, туган белән туган аралашмыйча яшәгән очраклар хакында һәрдаим ишетеп торабыз. Шуны белергә тиешбез: әгәр хөсетле кеше урынында үзебез булсак – иманыбыз камил түгел. Башкаларга карата булган нәфрәтең яки шатлыгың турыдан-туры синең иманың белән бәйле. Киресенчә, без туганыбыз, күршебез, дустыбыз ирешкән үргә үзебез менгән кебек сөенә белергә тиеш. чөнки Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Үзе кардәшлекне, җәмгыятьтәге бердәмлекне иман белән бәйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев