erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат Хөснуллин: Барлык илкүләм проектлар буенча республика илдә алдынгылар өчлегендә

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татарстанның 100 еллыгы чараларын уздыру республиканың милли, мәдәни үзенчәлекләрен, казанышларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк, дип саный.

Барлык илкүләм проектлар буенча республика тотрыклы рәвештә бөтен илдә алдынгылар өчлегендә бара. Бүген Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай дип белдерде.

«Татарстан бүген алга киткән төбәк. Социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлык позицияләрен биләп тора. Юллар буенча беренче өчлектә, торак буенча беренче урында. Татарстан һәркайда, барлык программаларда алдынгы», — диде ул. 

«Казан һәм башка шәһәрләр ничек үсеш алуын күрәбез. Тарихи һәм мәдәни мирас объектлары һәм заманча карарлар ничек үрелеп баруын күрәбез», — дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Ул Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча чаралар республика үсешенә үз өлешен керткәнен билгеләп узды. Чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль, федераль казна акчаларын җәлеп итмичә диярлек гамәлгә ашырылганын искәртте. Коронавирус планнарга төзәтмәләр кертсә дә, РФ Президенты Указы белән юбилей чаралары 2020 ел дәвамында үткәрелә алуын искә алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат Хөснуллин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү планына 76 чара кертелгәнен әйтте. «Аларны уздыру республиканың милли, мәдәни үзенчәлекләрен, казанышларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк», — диде. 

Хөкүмәт Рәисе урынбасары мәдәни, социаль әһәмияткә ия объектларны төзү төзекләндерү чаралар аерым блок булып торганына игътибар юнәлтте. «Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае дөнья дәрәҗәсендәге бина булган», — дип бәяләде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X