erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мартта бакчачы мәшәкатьләре

Язга аяк баскан көннәрдән алып бакчачының эш-мәшәкатьләре артканнан-арта бара. Ләкин бу аны һич куркытмый: кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырмаска тырышып, ул бар эшне дә берьюлы алып барырга тырыша.

 Бу айда мөһим эшләр

   Мартта җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын сирәкләү, кәүсәләрдәге тишек-тошыкны һәм яраларны дәвалау һәм чагу кояш нурларыннан саклау өчен аклау, кышны кәүсәдә кышлаган корткычларны агулау, бакчаны җыештыру, теплицаларны әзерләү, үсентеләр утырту кебек мөһим эшләр көтә.

                 Агачларны сирәкләү һәм яраларны дәвалау

   Яз башы бакчадагы агач-куакларның торышын тикшерүдән башлана. Март – агач-куакларны санитар кисүләр өчен иң отышлы ай. Алдан ук пычкы һәм пычак, секатор, баскыч һәм бакча сумаласын әзерләп куегыз.

   *Әгәр һава температурасы 5 градустан түбән төшми башласа, кисү эшләренә тотынырга мөмкин дигән сүз. Ботакны кискәч, игътибар белән карагыз: әгәр эче карайган икән – ботак туңган һәм агачка санитар кисү таләп ителә дигән сүз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   *Туңган-зарарланган җирне кисеп алганнан соң, шул урынны бакча сумаласы белән сыларга онытмагыз. Бу сынган һәм куыш барлыкка килгән урыннарга да кагыла, чөнки анда төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин.

  * Моның өчен башта куышның эчен чистартырга, аннан 5 процентлы тимер яки бакыр купоросы белән эшкәртергә (перчатка кияргә онытмагыз) кирәк.

   *Тишекләрне цемент боламыгы белән (1 өлеш цемент, 3 өлеш ком, 1 өлеш известь) сыларга киңәш ителә. Бераз әлиф кушарга мөмкин. Артык зур куышлар эченә вакланган кирпеч яки вак таш тутырырга кирәк.

Фото:  ptoday.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bakchachy-pochmagy/Martta-bakchachi-m-sh-katl-re-169130/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X