Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Марыйга бардым әле...

    Марыйга барган юк иде. Юл уңаеннан кереп чыктык.

    Әтнә районы аша бардык. Юллар әйбәт. Без тукталган авылда йортлар газ белән җылытылмый. Ә безнең Татарстанда газ кергән, дип Минтимер Шәймиевка рәхмәт укыдык. Түбәләрдәге мич юллыкларыннан төтен чыкканы да күренми. Без кергән кибеттә сорашкан идек, өйләрне электр белән җылыталар, диделәр. Димәк, начар яшәмиләр. Ә дәүләт учреждениеләрен (китапханә һ.б.) мич ягып җылыталар.

    Без тукталган авылда 6 кибет бар!

    Реклама

    Ә икенче бер авыл урман эчендә утыра. Агач материаллары эшкәртүче пилорам да бар. Шунда эшләүче бер хатыннан: "Күпме хезмәт хакы аласыз?" -- дип сораган идек, 30 мең сум, дип шаккатырды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: