erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машиналарга салым арттырыла

Салым күләме экология стандартына карап билгеләнә.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алдагы елдан Евро-3 һәм аннан да түбәнрәк экологик класслы автомашиналар өчен салымны арттыру башлангычы белән чыкты. Экологик стандарт төшенчәсе Европа илләрендә 1992 елдан кертелгән булса, Русиядә 2000 еллар башында тирә-як мохит сафлыгын тәэмин итә торган стандартлар кертелде. Башта Евро-1, Евро-2 һәм Евро-3.

Әле безнең юлларда Русия автопромы чыгарган Евро-3 һәм аннан да түбән стандартлы машиналар барлык автопаркның 58 процентын тәшкил итә. Ягъни, машинаң 2010 елга кадәр конвейердан чыккан икән, аның экологик стандарты Евро-3тән югары түгел.

Салымны арттыру Русия автопромына ярдәм йөзеннән булырга да мөмкин. Чөнки хәзер Евро-4 стандартыннан да түбәнрәк класслы машиналар чыкмый.

Иномаркалар белән хәлләр башкачарак. Әйтик, Европа, АКШта 2000нче еллар уртасында җитештерелгән автомобильләрнең дә стандарты Евро-4 булырга мөмкин. Үз машинаңның нинди стандартлы икәнлеге турында мәгълүмат техпаспортта күрсәтелгән.

Фото: pixabay.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Mashinalarga-salim-arttirila-132760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X