erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Менә без нинди хәлдә

Ни көләргә, ни еларга...

Танышым шалтырата.

--Озын булды бу яллар. Яңгыр, урамга да чыгып булмый, - дип зарланды ул. - Кулда телефон, каршымда телевизор. Тәрәзәгә дә карап алам. Коронавирус турында да укыйм. Арчадагы хәбәрләрне дә ишетеп торам. Баш ковид белән чуалган. Бермәлне тәрәзәгә карасам, йөрәгем жу итеп китте. Ике кеше мәет күтәреп бара. Үләм, тагын кемне җирлиләр инде дип тәрәзәгә йөгердем. Күрәм, ике кеше зонтик белән бара икән... Янәшә бер-бер артлы баргач, тәрәз төбендәге гөлләр арасыннан күзгә әллә нәрсә булып күренделәр. Румия, без менә нинди хәлдә... диванга килеп утырдым да рәхәтләнеп бер көлдем, аннары еладым... Моңарчы бик бәхетле булганбыз икән, коронавирус булмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Күңелне төшермик, - дип юаттым мин танышымны. - Яңгыр үтмәс кебек тоелса да, аның артыннан ялтырап кояш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X