erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәгълүмат тапшырырга тиешләр

Кеше һәм закон

РФ Хезмәт кодексының 275нче маддәсе таләпләре нигезендә, муниципаль учреждение җитәкчесе вазифасына урнашучы кеше (эшкә керешкәндә) һәм муниципаль учреждение җитәкчесе ел саен үзенең керемнәре, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре, шулай ук иренең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар тапшырырга тиешләр.

Шундый ук таләпләр “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда да бар.

Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләр формасы һәм тутыру тәртибе РФ Президентының 2014 елның 23 июнендәге 460нчы номерлы Указы, шулай ук Россия Хезмәт министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге хаты белән расланган.

“Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законның 6нчы маддәсе нигезендә, үзләренең керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре шулай ук хатынының (иренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирмәү яисә дөрес һәм тулы булмаган мәгълүматлар бирү эштән азат итүгә нигез булып тора.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X