erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәптә туберкулезлы пешекче эшләгән

Шушы хәл аркасында ашханәнең барлык хезмәткәрләрен алыштырганнар.

Ульяновск шәһәренең 41нче мәктәбендә белем алучы барлык укучылар һәм аларның педагоглары, ашханәдә эшләүче бер хезмәткәрдә туберкулез табылу сәбәпле, тикшерүгә җибәрелгән. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл аркасында мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре составы тулысынча алыштырылган, мәгариф оешмасында дезинфекция үткәрелгән. Кирәк булган очракта медиклар өстәмә профилактик дәвалану билгеләячәк, ә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы кирәкле препаратларны бушлай бирәчәк.
Билгеләп үтелүенчә, пешекчедә авыру грипп һәм ОРВИ буенча карантин чорында ачыкланган. Бу хакта мәгариф оешмасы хезмәткәрләренә һәм укучыларның ата-аналарына хәбәр ителгән.
Моннан тыш, туклану операторы Ульяновск мәктәпләренең азык-төлек блогларында эшләүче барлык хезмәткәрләрне чираттан тыш тикшерүне оештырган.

Фото: Radioskontoplus.lv

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/M-kt-pt-tuberkulezli-peshekche-eshl-g-n-145730/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X